Ялларда Татарстанда көннәр салкынайта һәм яңгыр көтелә
Һава торышы

Ялларда Татарстанда көннәр салкынайта һәм яңгыр көтелә

Татарстанда антициклон йогынтысындагы һава шартлары атна азагында гына үзгәрә.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». 

Пәнҗешәмбе, 25 майда, төбәктә тагын да эссе һава торышы була. Төнлә һава температурасы +11..+19 градус, ә көндез +27..+32 градус була. «Җомга, 26 майда, шундый ук һава торышы саклана», - дип кисәтә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә һәм якшәмбе, 27-28 майда, Татарстан аша уза торган атмосфера фронты температураның акрынлап төшүенә китерәчәк. Төбәктә урыны белән яңгыр көтелә.

 


Нет комментариев