САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Герой

Сарман урта мәктәбе укучылары райондашларына хат юллыйлар

Сарман урта мәктәбе укучылары да махсус операциядә катнашучыларга хатлар яздылар.Түбәндә — алардан өзекләр.

Түбәндә — алардан өзекләр.
«Кадерле солдат! Мин, Низамов Илназ, Сезгә ныклы сәламәтлек, уңыш юлдаш булуын телим. Мин сезнең озакламый туган якларга исән-имин кайтуыгызга ышанам. Сезне сагынып көтәбез!»

«Исәнме, хөрмәтле солдат! Сезгә Сарман урта мәктәбенең 8 А классы укучысы яза. Үз хатымда Сезгә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Без тыныч йокласын, яхшы укысын, һәр көнне сөенеп уянсын, күгебез аяз булсын өчен, Сез Ватан сагына бастыгыз. Шундый кыю, батыр райондашларыбыз булуы белән без чиксез горурланабыз. Исән-сау кайтыгыз, Сезне өйләрегездә көтәләр!»

«Хөрмәтле солдат! Мин — Сарман урта мәктәбеннән Инзилә Галиева. Уңышлар, сәламәтлек теләп, Сезнең исән-сау кайтуыгызны теләп торам. Сез безне саклыйсыз, барысы өчен дә рәхмәт сезгә, геройлар. Исән-сау кайткач, Сезне мәктәптә очрашуга көтәбез».

«Кадерле солдат! Бүгенге көн геройларына рәхмәтле балалардан ялкынлы кайнар сәлам җибәрәбез. Без беләбез: Сез безнең өчен тырышасыз. Безнең кайберләребезнең әтиләре, абыйлары, күршеләре бүгенге көндә ил сагында торалар. Үзегезне саклагыз, чирләмәгез, исән-сау булыгыз. Сезнең белән очрашуларны зарыгып көтәбез».

«Исәнме, кадерле солдат! Хәлләрегез ничек? Минем исемем — Адилә. Яңалыклар тыңлаган, караган саен, Сезнең өчен йөрәк әрни. Быел җәй көне мин лагерьдә ял иттем. Анда Лисичанск шәһәреннән дә балалар бар иде. Алар шундый кызыклар, акцент белән сөйләшәләр. Безгә үзләре янында булган хәлләр турында сөйләделәр. Без тыныч күк астында яшибез, җылы мәктәпләрдә укыйбыз, матур киенәбез, тәмле ашыйбыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, геройлар. »

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев