Сарман аграр көллияте укучылары махсус операция зонасына хатлар яздылар
Кәгазь форматтагы хатлар алышу кимегән кебек тоелса да, Украина территориясендә махсус операциядә катнашучы райондашларыбыз адресына алар даими рәвештә юлланып торыла. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» патриотик акциясе кысаларында укучы кызлар һәм егетләр хатлар язалар.
Якын арада аларның йөрәк җылысы белән язылган хатлары районнан гуманитар ярдәм белән бергә райондашларыбызга җибәреләчәкләр. Ә без сезгә алардан өзекләр тәкъдим итәбез.
«Исәнме, кадерле солдат. Сезгә Сарман аграр көллиятендә укучы Полина яза. Илебезне сакларга теләк белдергәнегез өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Тиздән барысы да тәмамланыр, һәм сез исән-имин кайтырсыз дип ышанам. Гаиләләрегез, дусларыгыз хакына кайтыгыз... Әгәр дә ямансулап китсәгез яки кем белән дә сөйләшәсегез килсә, миңа яза яки шалтырата аласыз».
P. S. Полина хатта телефон номерын да калдырган.
«...Үзегезне белмәсәм дә, сезнең алдыгызда башымны иям. Алга таба да барыбыз да тыныч тормышта яши, укый һәм һәрбер көнгә куанып уяна алу хакына сезнең бу вәзгыятьне ерып чыга алуыгызда шигем юк...
...Без барыбыз да сынау үтәбез, тик сезнең өчен ул үлем куркынычы белән яный... Хәлләрегез ничек соң? Сарманда шактый тыныч, күк йөзе — аяз. Шомлы хәбәрләр килгәләсәләр дә, барысы да яхшы булачагына ышанам. Сезнең өчен якыннарыгыз гына түгел, без дә борчылабыз. Безне яклаганыгыз өчен рәхмәт!»
«Кадерле солдат! Безнең хакка гомереңне куркыныч астына куюың өчен рәхмәт. Сине көчле һәм батыр дип уйлыйм. Авыр булса да, син барысын булдырачаксың... Иң мөһиме — бирешмә һәм алга гына бар.
Хатыма җавап аласым килә. Теләгең һәм мөмкинлегең булса, яз яки шалтырат. Зарина».
«Минем исемем — Алинә. Без сезнең батырлыкларыгыз белән горурланабыз. Алар — сез киләчәккә ышаныч биргән барлык кешеләр өчен дә шатлык. Сез төннәрен йокламыйсыз, туңасыз, ач та торасыз. Сезне гаиләләрегез көтә, ә тугры дусларыгыз авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер торалар.
Минем хатым сезгә рәхмәт булып ирешсен. Сез көрәшәсез, бирешмисез. Бәхетле тормыш өчен рәхмәт сезгә. Ватаныбызны дошманнан яклар өчен сез соңгы көчегезне кызганмыйсыз... Батырлар булуы турында белү күңелемне җылыта».
«Татар кызы булганга, урысча яхшылап яза алмаячакмын, шуңа татарча гына язам. Яныгызда булмасак та, без һәрвакыт сезнең белән. Авыр чаклар булса, эчеңдә саклама, шалтырат яки яз, көтеп калачакмын. Сәламәтлегеңне кайгырт, җылы киен. Кирәк әйберең булса, әйт, почта аша җибәрермен. Ач йөрмә, хәлең булсын өчен, ашарга тырыш.
Яратам сезне! Адилә».
«Исәнме, легенда! Сезне юксынучы укучы яза. Минем ике солдатны — Данис Сафин белән Артем Чибиревны табасым килә. Әгәр дә сез моны укысагыз, белеп торыгыз: без сезне яратабыз. Безгә ышаныч биргәнегез өчен рәхмәт.
Таныш булмаган солдат. Сине белмәсәм дә, мин синең белән сокланам.... Барлык авырлыкларны да җиңеп чыгуыңны, аяз күк йөзе телим. Шалтырат. Динар».
«... Барлык хәрбиләр турында да көн саен уйлыйм, сезнең куркынычсызлык һәм сәламәтлек өчен догалар кылам. Әлеге көрәштә ялгыз түгел икәнлегегезне белегез. Бөтен ил — сезнең өчен...
... Хезмәтегезнең батырлык акты гына түгел, Ватаныбызга мәхәббәт билгесе икәнлегенә дә ышанам. Мин сезнең белән горурланам, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт. Туган йортыгызга кайткач, күрешергә язсын.
Таныш булмасак та, сиңа рәхмәт йөзеннән бу хатны язарга булдым. Хәзерге вакытта син туган йортыңнан, гаиләңнән, дусларыңнан бик еракта. Бу кешеләр бөтен күңелләре белән һәрвакыт синең янда! Сынауларны намуслы үтәячәгеңдә шигем юк...
Тынычлык ул — агылучы болытлар, якты кояш, кошлар тавышы. Моның барысы өчен дә мин синең алдыңда бурычлы. Исән-имин кайт. Без сезне яратабыз! Алия».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев