Рамил сөйгән ярына тәкъдим ясарга кайтан
Сөйгән яры Резедәгә тәкъдим ясарга һәм гаиләләренең кызыл туен үткәрергә Рамил махсус операция зонасыннан кайта.
Буралы Чишмә авылы егете Рамил Әхмәтовны Украинага махсус операциягә озаткан көнне мин яхшы хәтерлим. Әтисе Светлан, әнисе Эльмира, туганнары, якыннары егеткә хәерле юллар теләделәр. Ә иң күңелгә кереп калганы сөйгән кызы белән саубуллашу мизгеле иде.
... Яшьләр Күтәмәле авылында танышалар. Кыз әнисе белән бергә әбиләренә кунакка кайта һәм кичен клубка чыга. Яшьләр өчен бик матур чара оештырылган була ул көнне. Бәйрәм тәмамланып, егетләр-кызлар таралыша башлагач, Рамил дә күзе төшкән кыз янына ашыга. Клуб белән кызның әбиләре яшәгән йорт арасын яшьләр берничә тапкыр әйләнәләр ул көнне. Шаярулар, уен-көлке белән вакытның үткәне дә сизелми. Егет кызның телефон номерын сорап ала. Бер-берсеннән аерылган мизгелләрдә дә шалтыратулар, сөю сүзләре тулы сәлам хәбәрләре тынып тормый. Көне-көне белән, Резедәнең телефоны шартлар дәрәҗәгә җитә. Айлар уза, елдан артып китә. Көннән-көн Рамил белән Резедә бер-берсен ныграк белә башлыйлар, өйләнешү, киләчәктә бергә булу турында уйлар да керә башларына. Әмма ләкин Рамилгә Ватан сагына басарга туры килә. Егет сүзе бер була: ул барачак һәм җиңү белән кайтачак, сөйгәненә тынычлык бүләк итәчәк!
Резедә Раел кызы — Сарман авылыннан, гимназия тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәрендә укып, педагогик белем ала. Бүгенге көндә ул да хәрби хезмәттә, шәһәр эчке эшләр бүлегендә эшли.
— Сөйгәнемә күптән тәкъдим ясарга исәпләгән идем. Аннан матур датада өйләнешербез әле, дигән уебыз да булды. Шуңа күрә, алдан командирлар белән сөйләшеп, отпускамны 24.02.24 датасына туры китердем. Кайттым да, Резедәгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым, ул риза булды, якыннарыбыз белән туй иттек, — диде Рамил.
Яшь парларны законлы никах көннәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин да тәбрикләде.
— Ватан сакчысы һәм Гаилә елында барлыкка килгән гаилә бәйрәмегез белән ихластан котлыйм. Бергә барасы юлларыгыз озын һәм бәхетле булсын, йортыгыздан һәрвакыт балаларыгызның шат авазлары гына ишетелсен, — диде ул һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Гаилә һәркемнең тормышында олы әһәмияткә һәм зур кыйммәткә ия. Бер-берсеннән еракта булган парлар өчен аеруча кадерле һәм зиннәтле ул.
— Гаиләле булу зур җаваплылык өсти. Ә хәрби операциядә катнашкан минем кебекләр өчен исән-имин йөреп кайтуга зур мотивация. Ныклы таяныч, терәк булырдай, сине сагынып көтүче яраткан кешең булуны тою тагын да көчле итә. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, җиңү яулап кайтырга, сәламәт балалар үстерергә, төпле эшкә урнашырга язсын, — диде төпле фикерле гаилә башлыгы.
Иске Кәшер урта мәктәбендә яхшы билгеләренә генә укыган Рамил Әхмәтов Казан аграр университетында белем алып, аны кызыл дипломга тәмамлый. Аннан «Җәлил» агрофирмасында инженер-механик булып эшли башлый. Исән-сау кайткач та, аның әле дәвам итәсе эшләре, тормышка ашырасы хыяллары бар.
7 март көнне Рамил янә Украинага китте. Аның исән-сау хезмәт итеп, гаиләсенә сөенеп кайтуын телибез, сөенечле очрашулар көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев