«Пегас» ялга кайткан
Җомга көнне Саклаубаш авылының «Рамазан» мәчетендә узган ифтарга махсус хәрби операциядән чираттагы кыска ялга кайткан авылдашлары Вәлиев Фәрит Рәфкать улы да килгән иде.
2022 елның сентябрь аенда 4 айга хәрби килешү төзегән егет менә дүртенче елын инде илебез иминлеген саклый.
- Улымның килешү төзегәнен белмәдем дә, миңа әйтмәде. Китәр алдыннан минем янына ике минутка гына кереп чыкты. Бөтен авыл белгән, бер мин белмәгәнмен китәсен. "Борчылма, әнием, барысы да яхшы булачак. Кеше комбайнда да янып үлә, язылган булмасын", - диде улым. Каршы килмәдем, исән-сау йөрсен", - диде Фәритнең әнисе Гаҗилә апа.
Батыр егетнең күкрәген медальләре бизи. Арасында "Батырлык өчен", "Жуков медальләре бар. "Махсус хәрби операциядә катнашучы" исемлесен дә биргәннәр.
Кыю, тәвәккәл егетнең күңеле көр, җиңүгә ышанычы көчле. Без дә аның һәм хезмәттәш дусларының исән-сау йөреп кайтуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев