Океан-диңгез кичкән ил агасы
Нәселем горурлыгы.
Миргалим абый, шалтыратып, “Исәнме, туган!” дияр төсле тоела.
Әниебез Миңнеголова Гөлнур Йосыф кызы Зәй районы Сармаш по Ирне, халыкта Апач дип йөртелә торган авылда туып-үскән. Кечкенә генә авыл ул. Ирнә дигәне – авыл уртасыннан бормаланып-бормаланып агучы биек ярлы елга. Атлап чыгып булмый, тик өч-дүрт адымнан артмый аның киңлеге. Ә урманнар – калын. Авылга бик якын да түгел алар. Агачлар патшалыгына эләгер өчен, ике яклап та сөзәк тауларга күтәрелергә кирәк. Анда күтәрелсәңме?! Менә аннан искиткеч сүрәт ачыла да инде. Туган җиребезнең гүзәллегенә таң каласың!
Менә шундый матур җирдә яши иде әбиебез. Биредә Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган бабам Йосыф белән 5 балага әти-әни булганнар алар. Шул бишнең дүртесе, илебезгә намуслы хезмәт куярлык шәхесләр булып китәр өчен, шушында канат ныгыткан. Хатыйп исемлесе бүген – бөтен дөньяга танылган әдәбият белгече, академик, филология фәннәре докторы. Хәнифә апа – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры. Әнием – почта хезмәткәре, олылары Миргалим абый – диңгез капитаны. Әни белән Миргалим абый арабызда юк инде. Тик аларны искә алмаган көн юк. Сагындыралар алар... Сагындыралар, уйландыралар, сокландыралар... Еллар узган саен, юклыклары тагын да ныграк сизелә, аралашасы, акыллы киңәшләрен ишетәсе килә. Тик бу – теләк кенә. Күңелдән кабат, җырларда җырланганча, “Җир астыннан юллар юк...”, дисең. Исән булса, 2 июльдә әнигә 87 яшь тулыр иде, ә 25 июньдә олы абыебызны бик матур юбилее – 90 яше белән котлаган булыр идек.
Шаккатмалы бит, әйеме?! Менә шундый кечкенә авылдан, инеш кадәр генә елгалы җирдән океаннар-диңгезләр иңләгән ил агасы чыксын инде! Туган авылыннан чыгып киткәндә 14 яше дә тулмаган егет тормышта үз юлын үзе ярган, һөнәрләр үзләштергән, кыенлыкларга түзгән, абруй казанган. Одессадагы Диңгез флоты инженерлары институтын («Институт инженеров морского флота»), Новороссийскидагы «Югары диңгезчелек» училищесын тәмамлавы, соңрак адмирал Ф.Ф.Ушаков исемендәге Новороссийск Диңгез академиясенең Севастопольдәге филиалында белемен, тормыш тәҗрибәсен яшь диңгезчеләргә өйрәтүе шул хакта сөйли. Тырышлыксыз бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Балачагын сугыш урлаган, гади крестьян гаиләсеннән чыккан авыл малаена никадәр тырыш булырга кирәклеген чамалау кыен түгел.
Чит илләрдә йөргән, чит җирләрдә яшәгән Миргалим абыйның туган ягына, телебезгә, халкыбызга мөнәсәбәте шаккатыра иде. Хезмәте күп телләрне камил белүне таләп итә, тирәлеге чит, ә ул, бер ят сүз кыстырмыйча, татар телендә аралаша, һәрчак әбиемә, туган нигездә яшәгән сеңлесенә, куш битләр тутырып, хат яза. Ул хатларда ник бер хата, чит сүз булсын! Океаннарны гизеп күнеккәнгәдер, ара ераклыгы дигән әйбер Миргалим абый өчен беркайчан киртә булмады. Җае чыгуга, берничә көнгә генә булса да, туган якка кайтып килә иде. Шуннан яшәргә, эшләргә көч, илһам алгандыр, күрәсең. Энесе Хатыйп абый белән башкала театрларында спектакльләр карап, музейларда булып, татарча җыр язмалары, китаплар җыеп китә иде. Үзе Кырымдагы татар милли оешмалары белән тыгыз мөнәсәбәттә торды. Бөтенукраина татар мәдәни үзәге – «Туган тел» чыгара торган «Дуслык» журналының 2012 елгы октябрь-ноябрь саны тышлыгыннан хәрби киемнән безнең абыебыз елмаеп карап тора. Сан тулаем диярлек аңа багышланган.
Диңгезче Миргалим абый җир кешесе булудан туктамады. Бакчасы, андагы җиләк-җимеш, яшелчәләр турында сөйләргә яратты, Апачка кайтса, урманнарны күрми китмәде. Соңгы кайтуында, вафатына ай ярымлап калганда, әбиебезнең туган җире Сарайлының (Сарман районы) чишмәләрен, уйсулык-тугайлыкларын барлап, балачак эзләреннән йөреп китте. Зиратларга барды, барлык туганнарның каберләрендә булды. Саубуллашыр өчен кайтуы булган икән ул аның. Туганыбыз Разин абый (әбиемнең энесе Гайсә абый улы) бер авырыксынмыйча йөрткән иде. Савап булсын, зур рәхмәт үзенә.
Кеше китә – җыры кала, хатирәләр, истәлекләр кала. Алар күңелне җылыта, нәсел җепләрен саклый, киләсе буыннарга үрнәк, яшәү өлгесе булып тора.
Кесә телефоныннан Миргалим абыйның номерын боздырасы килми. Шалтыратырмын да, телефоннан “Исәнме, туган!” дигән гаҗәеп якын, йомшак тавыш яңгырар кебек...
Тыныч йокла, туганыбыз. Ерак Кырым туфрагы җиңел булса, хатирәләр рухыңа дога булып барып ирешсәләр иде.
Ландыш Шәйдуллина, Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев