САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

“Мин герой булып кайтам!” – дигән иде Радик

“Мин герой булып кайтам!” – дигән иде Радик

Радик Миңнекәев – Җәлил егете. Аның батырлыгы белән әнисе, бертуганнары бик горурланалар. Поселокның икенче санлы урта мәктәбендә 9 сыйныфка кадәр укыганнан соң, Радик Сарман һөнәр училищесында белем ала. Аннан эшкә урнаша. Армиягә дә китәргә исәпләгән була егет, тик тиешле документлары булмау сәбәпле, бу теләге тормышка ашмый кала. Шулай да 25 яшендә әлеге хыялын чынга ашыра ул. Ерак Көнчыгышта бер ел хезмәт иткәннән соң, Радик ике елга хәрби контракт төзи. Әнисенең ачуланганына да: “Әни, Ватанны саклау дигән һөнәр бар. Мин шуны үзләштерәм”, - дип җавап бирә. Исән-сау хезмәт итеп кайтып, эшкә урнаша. Алар гаиләдә биш бала үсәләр, үзара дус-тату, ярдәмләшеп яшиләр. Бүгенге көндә барысы да аны юксыналар, хәтта бертуганының 4 яшьлек кызы да еш искә ала абыйсын. 

- Радикка махсус операциягә повестка китергәндә, ул урманда эштә иде. Анда элемтә начар, үзе генә шалтырата алды. Кәгазьне мин алып калдым. Телефон аша әйткәч, шул ук төнне ул кайтып җитте. “Кирәк бит инде, әни, дошманны манчырга, мин барам”, - диде. Мин каршы килә алмадым. Әфган, Чечня сугышларын, соңгылары, дип уйлаган идем, һич тә монысы башка килмәде. Шулай да улым белән бик горурланам. Нәселгә кызыллык китермәде. Саубуллашканда: “Әни, мин герой булып кайтачакмын!” – диде. “Улым, исән-сау кайт”, - дип җавап бирдем. Ике тапкыр отпуска да кайтып китте. Бервакытта да төшенкелеккә бирелмәде, - диде Радикның әнисе Фәридә ханым.  

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елның 21 октябрендә дөнья күргән Указы нигезендә, махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз, үлгәннән соң, “Батырлык ордены” белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев