САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус операция зонасындагы Карашай Саклау авылы егете райондашларына сәлам юллаган

.

Җиңү килә, диләр. Халык уйга калды, 
Тынычлана төште, онытылды.
Ата-ана, сөйгән ярлар көтә
Якыннары белән күрешер ул көнне.

Көрәш дәвам итә әле читтә,
Ватан өчен алга барабыз.
Окопларда ята батырлар,
Күңел тулы өметтә без.  

Күкрәгенә кысып мылтыгын,
Зәңгәр күккә төбәп карашын,
Уйдан кичерә солдат үткән көнен,
Хыялында – күрешү шатлыгы.

Күз яшьләрен кысып кала алды,
Сорау арты сорау яудырды:
“Нәрсә эшли? Нигә монда килгән?”
Җавап эзләп, күңеле ярсыды. 

Ата-ана, якыннары, бала хакы
Йөртә аны читтә, еракта.
Бөек Җиңү килер, ул ышана,
Аның өлеше керә бит хакта.

Туган ягы җылысын алып килгән
Оекбашы өсти ышаныч,
Якыннары язган сәлам хаты –
Анысы тагын олы куаныч. 

Яу кырына китеп барды солдат,
Ил сагына басты ул теләп.
Җылы бияләй, оекбашлар көтә,
Алар бүләк итә көч-куәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев