Карашай егете махсус операциядәге тормышлары турында сөйләде
Карашай Саклау авылы егете Илнар Хөсәенов белән авылга җыенга баргач күрештек.
Ул хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан иде. Аның белән тормыш мәгънәсе, көрәшнең нәтиҗәсе хакында сөйләшеп алдык. Райондаш егетебезнең рух ныклыгына, яшәү позициясенә сокландым һәм шундый кыю, батыр йөрәкле, туган җиренең чын патриотын тәрбияләгән әти-әнисенә рәхмәт сүзләре барып ирешсә иде. Илнар мобилизацияләнеп киткән, хәрби килешү төзергә дә исәбе юк түгел. Хәрби хәрәкәтләр героена кызыксындырган сорауларымны да бирдем.
- Илнар, иң элек үзең белән таныштыр әле.
- 9 класска кадәр Карашай Саклауда укыганнан соң, мин Зур Нөркәй мәктәбендә урта белем алдым. Аннан Сарман аграр көллиятенә укырга кердем. Кулга диплом алуга, армия сафларына киттем. Таганрог шәһәрендә хәрби-һава көчләрендә хезмәт иттем. Исән-имин хезмәт үтеп кайтуга, эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп карарга булдым һәм үз эшемне башлап җибәрдем. Әмма тәҗрибәм җитеп бетмәде, ахры, ул чаклы күтәрелеп китеп булмады. Ул арада мобилизация игълан иттеләр.
- Чакыруны ничек кабул иттең соң?
- Мин үземне тыныч тоттым, шунда булырга тиешлегемне аңладым. Тормышымдагы мөһим вакыйгалар белән бәйле булды ул. 21 сентябрь көнне – минем туган көнем. Шул көнне Рәсәй Президенты, махсус хәрби операция башлану уңаеннан, мобилизация игълан итте. 18 декабрьдә – минем әнинең туган көне, шул көнне без инде эшелон белән алгы сызыкка кереп киттек. Бу, мәңге онытылмаслык даталар булып, күңелгә кереп калды. 31 декабрь – Яңа ел төнендә беренче бәрелешкә эләктек.
- Әти-әниең, якыннарың нәрсә диделәр?
- Әлбәттә, әни кешегә газиз баласыннан да кадерле кеше юк бит, ул бик борчылды, шулай да исән-имин йөреп кайтуымны теләп, үз фатихасын бирде. Ялга кайтканда да, ашкынып кайтам яннарына, әмма аерылышыр вакыт җиткәч, барыбызга да авыр. Шуңа вакытлыча озатышулар булсын, дип телим...
Илнар белән кызыклы әңгәмәнең тулы вариантын “Сарман” газетасының 24 гыйнвар санында укыгыз, хөрмәтле дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев