САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Герой

Илексаз егете махсус операциядә катнаша

-

Илексаз авылыннан Илназ Фәрхетдинов Украинада хезмәт итүен дәвам итә — ул тиздән кире юлга кузгалачак.

— Контракт буенча хезмәт итүемә дүртенче ел китте. Армиягә китү нияте белән хәрби комиссариатка килгәч, элиталы гаскәрләрдә хезмәт итү өчен контракт төзергә булдым. Хәзерге вакытта мин вакытлыча ялга кайттым. Артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итәм. Анда өлкән телефончы вазифаларын башкарам. Безнең алга төрле бурычлар куялар, вәзгыятькә карап, аларга үзгәрешләр дә керткәлибез. Украинада хезмәт итүне, авыр да, җиңел дә, дип әйтә алмыйм, төрле чаклар була.
Бу минем өченче кайтуым инде. Якыннарым сагынып көтеп алдылар, беренче кайтканда, китәсе килмәгән иде, хәзер ияләшеп беттем. Якыннарым белән көн саен диярлек аралашып тордык. Төрле хәрби бүләкләргә ия булдым: IV дәрәҗә «Георгий тәресе» аерымлык билгесе, Жуков, «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләндем, — диде якташыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев