САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Герой

Ил сакчысы ялга кайтты

“Кайнар нокта”дан беркайчан да читләшмәгән ул; Осетия, Абхазия, Чечняны үткән, үзе теләп, махсус операциягә киткән.

Районыбызның Җәлил поселогында яшәүче тагын бер батыр егете Тимеркәев Радик Рим улы өчен быелгы көз аеруча истәлекле. 21 сентябрьдә аның контракт нигезендә махсус операциягә китүенә бер ел тула, ә 21 октябрьдә ул 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шунысы куанычлы: истәлекле бәйрәме көннәрендә дә ул якыннары янында булачак.

Радик ялга шушы көннәрдә генә кайтты һәм без аның белән элемтәгә кердек. “Сиңа ничек шушы кадәр ял бирделәр?” – дип кызыксындык беренче чиратта. “Унбиш көне – Чечня өчен”, – диде ул.

Язма героебыз үзен балачактан ук кырыс һәм җаваплы хезмәткә әзерли, дияргә дә мөмкиндер. Ул Бөгелмә шәһәрендә туып-үсә. Ә тамырлары белән ул районыбызның Баткак авылына килеп тоташа. Әтисе Рим Николаевич шушы авылда туган, шушы авылда үскән аның. Радик исә, мәктәптә укыганда ук, спорт белән шөгыльләнә, аеруча боксны ярата, үзендә җаваплылык тәрбияләргә тырыша. Төрле дәрәҗә бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый, призлы урыннар ала. Ә мәктәптән соң юридик белем ала һәм полициягә эшкә керә. Һәм, әлбәттә, биредә дә спорттан аерылмый, ярышларда катнашуын дәвам итә, полиция отличнигы. Армия хезмәтеннән дә читләшми ул: ике ел буе диңгез частьларында ил чикләрен саклый. Ә полициядә ул хезмәт елларын тутырып, отставкага чыкканчы эшли. Спецназ взводы командиры вазифаларын башкара. Хезмәт елларында өч тапкыр “кайнар нокта”да да булырга туры килә. Буталышлар бетеп җитмәгән 2000 нче елларда Осетия белән Абхазиядә булган бәрелешләр вакытында хокук тәртибен саклауда катнаша. Алты ай Чечняда да булып кайта. Инде менә хәзер – махсус операция. Десант-штурм отрядында хезмәт итә ул. Әле яз көне каты гына яраланган, аягыннан шактый гына ярчыклар чүпләгәннәр.

Ә тормыш иптәше Гүзәл белән ул аның туган ягында – апалары янына Башкортостанга баргач таныша. Уртак тормышларын да шунда башлап җибәрәләр. Ә моннан ун ел элек Җәлил поселогына күченәләр.

  • “Украинага китәм”, дигән сүзенә мин дә каршы килмәдем. Беренчедән, әйткән икән, ул аны үти, икенчедән, мин аңа ышанам. Мин аның намуслы хезмәт итәчәгенә, имин әйләнеп кайтырга тырышачагына ышанам. Без өйдә аның исән-сау  килеш кайтуын көтәбез, ди Гүзәл ханым.

Радик тормыш иптәше белән бергә өч улында да ватанпәрвәрлек, аңа карата мәхәббәт һәм аның өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә тырыша. Уллары да әтиләренә охшарга омтылалар, аның белән горурланалар. Бүгенге көндә Тимур белән Радмир Алабуга шәһәрендә программист һөнәрен үзләштерәләр. Егетләр спорт белән дә шөгыльләнәләр, уку йортында үткәрелә торган чараларда катнашалар, шулай ук укудан буш вакытларында производствода эшлиләр дә.

  • Икесе дә Җәлил гимназиясен тәмамладылар. Анда укыганда да ук, актив булдылар. Аеруча Тимур. Ул бигрәк тә патриотик чараларда, Бөек Җиңү көненә багышланган парадларда катнашырга ярата, иптәшләрен дә шуңа өнди иде, – ди Гүзәл ханым.

Ә Таһир әле гимназиянең 6 сыйныфында укый, шулай ук бокс белән шөгыльләнә. Әтиләре улларын кечкенәдән үк эшкә, бигрәк тә ир-ат хезмәтенә өйрәтеп үстерергә тырыша, аларны үз эшенә дә җәлеп итә, җиһазлар ясарга, ремонтларга өйрәтә. Еш кына бергәләп табигатькә дә чыгалар.

Гаилә башлыгы махсус операциядә булганда, ике араны шалтыратулар ялгап тора. Хәер, өйгә күп очракта әтиләре шалтырата. Гүзәл ханым үзе исә ирен җайлы-җайсыз борчымаска тырыша: махсус операциядәге хәрбинең нинди чагы булмас?

Саубуллашканда, Радикка: “Яшьләргә нәрсә әйтер идегез?” – дигән сорауны да бирдем.

Ир-егет хезмәт итәргә, үз илен якларга тиеш. Армиядән читләшергә кирәк түгел. Хәрби хезмәттән качыап йөрүчеләрне беркайчан да аңлый алмадым. Үземә килгәндә, шуны әйтә алам: без ил сагына балаларыбыз авырлык күрмәсен, аларның киләчәге матур булсын өчен бастык. Шуңа күрә үземнең яшьтәшләремнең дә хәрби хезмәттән курыкмауларын телим, диде ул.

Рәхмәт, Радик, без синең ил сакчысы антына бүгенге көндә дә тугры булуыңа сокланабыз, синең туган якларга бөтенләйгә исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтуыңны телибез. Әниеңә – Рәмзия апага да Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, улын көтеп алу бәхете насыйп итсен. Яңа очрашуларга кадәр!

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев