САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Герой

Яхшыбайда махсус операциядәге егетләргә багышланган батырлар почмагы ясаганнар

Хәзерге вакытта махсус операциядә Яхшыбай авылы өчен чит булмаган ике егет катнаша.

Рамил Гафаровның авылда Фагыйлә әбисе яши. Кыска вакытлы ялга кайткач, оныгы аның янына да кайтып килгән.

Иске Кәшер авыл җирлеге, мобилизацияләнгәннең гаилә әгъзасы буларак, Фагыйлә апага утынлата ярдәм күрсәткән. Сарман районы территориясендә эшләп килүче бер фермерлык хуҗалыгы башлыгы шушы көннәрдә аңа бодай алып килгән.
Шундый ук ярдәмне аның күршесе Әкълимә апага да күрсәткәннәр. Аның да оныгы Кайрат Джунусов махсус операция зонасында тыныч күк йөзе өчен көрәшә. Яхшыбайлылар якташларының кыюлыгын тиешенчә бәяләргә тырышалар. Шул уңайдан авыл клубында Рамил белән Кайратка багышланган стенд та урнаштырылды. Ул «Алар безнең егетләр» дигән исем йөртә һәм батырларның тормыштагы, хәрби шартлардагы да эш-гамәлләренә багышлана.
Кыска вакытлы ялга кайткан Кайратка авылдашлары кечкенә генә сюрприз да әзерләп өлгерделәр. Берничә кеше җыелып, авылдаш егеткә юлга күчтәнәч биреп җибәрделәр.
Шулай ук Яхшыбай авылы клубының рәсми төркемендә мобилизацияләнгән егетләргә багышланган видеоязма да чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев