Гуманитар ярдәм җыю пунктыннан халык өзелми
«Сарман» кинотеатры бинасының икенче катында урнашкан «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылган.
Украинада хәрби операциядә катнашучы райондаш ир-егетләребезгә җибәрергә дигән һәртөрле ярдәм — продукция, кием-салым, медикаментлар, көндәлек кирәк-яраклары һәм башкалар биредә туплана. Пункттан халык бер дә өзелми. Партиянең Сарман җирле бүлекчәсе сәркатибе Айназ Сафина барлык төр ярдәмнең исәбен алып бара. Хәрбиләргә индивидуаль тартмалар тутыруны да ул оештыра. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә госпитальгә эчке киемнәр тегү буенча актив эш башкарыла. Авыл волонтерлары көче белән маскировкалау челтәрләре үрелә. Җирлекләрдә флис киемнәр тегәләр, токмачлар кисеп әзерлиләр.
Хөрмәтле райондашлар! Ярдәмнең бик азы да күп кебек тоела. Юктан гына, тамчыдан күл җыела, димәгәннәр. Игелекле эшләргә үз өлешен кертергә теләге булганнар районның гуманитар ярдәм җыю пунктына, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев