Батыр райондашыбыз медаль белән бүләкләнде
Казанда Ватан сакчылары көненә багышланган чарада хәрби хәрәкәтләрдә батырлык күрсәткәннәргә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды.
Райондашыбыз - бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы Карашай Саклау авылы егете Мусин Илмир Шамил улы "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләнде. Батыр егетебезне тәбрикләп, җиңүле очрашулар, ныклык, исән-имин йөрүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев