“Артка чигенмәскә, бары тик алга!”
Тормыш адәм баласын гел сынап тора.
Кемнәрдер сынмый-сыгылмый, ихтыяр көче һәм рух ныклыгы саклап, алга бара. Украина территориясендә игълан ителгән махсус хәрби операция күпләрнең тормыш сөрешенә үзгәрешләр кертте. Илебезгә куркыныч янаганда, кыюлар аның сагына бастылар. Алар арасында Иске Кәшер авылы егете Дәүләтбаев Радик Тәлгать улы да бар. Шушы көннәрдә ул чираттагы ялда булып китте.
Радикны мин ул Сарман һөнәр училищесында укыган еллардан ук беләм. Тыныч холыклы, тырыш, тыйнак, бик итагатьле егет булып кереп калды ул күңелгә. Дәресләрдә дә актив булды, әзерләнеп йөрде. Гомумән, ул укыган 92 төркем егетләре холыклары белән укытучылары Фоат Фәрит улы Гариповка охшаганнар иде. Аз гына булсалар да, төркемгә йөкләнгән вазифаларны, бурычларны төгәл үтәп бардылар. Авыл урта мәктәбен тәмамлап килгән егет тә төрле авыллардан килгән төркемдәшләре, курсташлары белән тиз арада уртак тел тапты. Өч ел тракторчылар курсында укыганнан соң да, калып, тагын бер ел электрик һөнәрен үзләштерде. Алган белемнәре аңа армия хезмәтендә дә бик ярап куялар. Ярты ел Әстерхән өлкәсенең Кап Яр шәһәрендә хәрби өйрәнүләр узган солдатны Новосибирск шәһәренә җибәрәләр. Ракета гаскәрләрендә 2 ел хезмәт итә Радик. Туган якларына кайту белән, Әлмәттә төзелеш оешмасына эшкә урнаша. Аннан өйләнә, һәм гаиләсе белән район үзәгенә күченәләр. Гаилә башлыгы Сарман электр челтәренә эшкә урнаша. Тормыш иптәше Ләйсән белән өч бала – ике малай һәм бер кызга гомер бүләк итәләр алар. Олылары Даниска ноябрьдә 16 яшь тула икән, уртанчылары Булат 13 яшен тутырган, ә кечкенә Ясминәгә – әлегә 5 кенә яшь.
- Әнием Дамира авылда яши, сәүдә өлкәсендә эшли. Аның белән, мөмкинлек чыккан саен, хәбәрләшеп торабыз. Балаларның да хәлләрен белешеп торам, - диде Радик, күрешкәч.
Ана, әлбәттә, улының кайнар ноктага китүен сабырлык белән кабул итә, ничек кенә авыр булса да, сер бирми, сиздерми. Ул баласының исән-имин йөрүен тели, сөенечле очрашулар көтеп яши.
- Безнең максат бер: “Артка чигенмәскә, бары тик алга!”. Командирларыбыз да шулай тәрбиялиләр, – ди хәрби хәрәкәтләр ветераны Радик Дәүләтбаев.
Херсон өлкәсендә хезмәт итүче егетебез алдагы кайтуында яраланган иде. Әмма егет кешенең авырлыклар алдында тез чүгәргә тиеш түгеллеген яхшы аңлый ул. Шуңа, савыгуга, янә үзенең частенә ашыкты.
Бу юлы күрешкәч, Радик белән күп нәрсә хакында сөйләштек. Киләчәккә матур планнары да бар аның. Тормышка карашы үзгәргән, көчле рух, ныклык, йөзендә җитдилек сизелде. Укыганда ук, бик якын күрә идем үзен, хәзер исә укучым белән ихлас горурландым. Мин аның исән-имин булуын һәм киләчәктә хыялларының чынга ашуын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев