31 май 2017 яңалыклары
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге "Җиңү агачлары"н тәрбияли
Россиядә - Экология, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр еллары кысаларында «Җиңү агачы» акциясе оештырылды. Аның кысаларында 9 Майда - Җиңү бәйрәмендә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән район җитәкчелеге берлектә үзәк ял паркында туя агачлары утырттылар. Агачларны тәрбияләүне Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге шефлыкка алды - без аларны карап торабыз, су сибәбез.
-
"Минем бабай (әби) – җиңүче". Кәүҗияктән Алсу Газизова
Дуслар! Исегезгә төшерәбез: бүген - "Минем бабай (әби) - җиңүче" акциясенә фотолар җибәрү өчен соңгы көн. Чираттагы катнашучыбыз - Кәүҗияк авылыннан Алсу Газизова. - Минем бабай - Газизов Зиннур Миргалим улы 90 яшен тутырды. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны. Бабай армиягә 17 яшендә китә, 8 ел хезмәт итә. Дзержинский...
-
Сарманлылар балалар хокуклары буенча вәкилгә сорауларын бирәчәкләр
Иртәгә,1 июньдә, 10.00-13.00 сәгатьләрдә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Казанда Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин ур., 57) Татарстан Республикасында Балалар хокуклары буенча вәкил министрлыклар һәм тармак идарәләре белән берлектә Хокукый ярдәм көне уздырачак. Аның кысаларында балаларның төрле өлкәләрдә (сәламәтлек саклау, белем бирү, гаиләдә тәрбияләнү, социаль яклау һ.б.) хокуклары саклану буенча консультацияләр...
-
Ләшәү Тамак мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә бәйрәм узды
Ләшәү Тамак мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә 1 июнь -Балаларны яклау көне уңаеннан күңелле бәйрәм иртәсе үтте. Балалар янына кунакка клоун Лелик килде. Алар уеннарда бик теләп катнаштылар. Клоун берсен дә өлешсез калдырмады - бүләкләр бирде. Кунакка мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина да кергән иде. Соңыннан балалар мәдәният йорты каршында...
-
Сарман картингчылары Байлар Сабасыннан җиңү белән кайттылар
26-28 май көннәрендә Байлар Сабасы бистәсенең "Аргамак" картодромында картинг буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Аның кысаларында "Мастер" төркемендә XXII ачык Татарстан Республикасы Чемпионаты оештырылды. Ярышларда Сарманның "Яшь техниклар станциясе" спорт мәктәбенең "Ялкын" картинг-клубында тәрбияләнүчеләр дә уңышлы чыгыш ясадылар. "Милли-Юниор" классында шәхси зачетта Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов чемпион исеменә лаек...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – пармезан белән тавык түшкәләре
Сезгә пармезан белән тавык түшкәләре рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - ипи валчыклары - 3/4 стакан; - пармезан - 34 грамм; - эре тавык йомыркасы - 1 данә; - зәйтүн мае - 1/4 стакан; - томат соусы - 400 грамм; - моцарелла - 1 стакан; - тоз, тартылган кара борыч...
-
Район халкы тәмәкенең зыяны турында уйланырга мәҗбүр
Бүген Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә. Ул дөнья календарена 1988 елда кертелә. Россиядә ел саен тәмәке тарту белән бәйле сәбәпләрдән 300 меңләп кеше үлә. Чагыштыру өчен, юл-транспорт һәлакәтләрендә, наркотик кулланудан яки СПИДтан ел саен азрак кешенең гомере өзелә. Тартуны ташлау җиңел түгел - никотин көчле бәйлелек тудыра. Тәмәкене ташлау өчен...
-
Район халкы җәйгә әзер!
Бүген - язның соңгы көне. Әйе-әйе, иртәгәдән җәй башлана! Җәйгә планнарырыгыз булгандыр - мәсәлән, аңа кадәр диета тоту яки ял итәргә бару. Хәзер аларны тормышка ашырырга вакыт (ә диета тоту инде тормышка ашкан булырга тиеш). Планнарга һава торышы гына комачауларга мөмкин - ул бер дә җәйгечә түгел әле. Бүген дә...
-
Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары математиканың база дәрәҗәсе буенча БДИ тапшыралар
Бүген район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары чираттагы бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар - бу юлы математиканың база дәрәҗәсе буенча. Уңышлар, укучылар! Без сезгә ышанабыз! 29 майда "11"ләр география, информатика һәм ИКТ фәннәре буенча БДИ бирделәр.
-
Елена Горюнова район халкын кабул итәчәк
1 июньдә 10.00 сәгатьтә Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе ярдәмчесе Елена Горюнова пенсия белән тәэмин итү буенча булган сорауларга җавап бирә. Сораулары булган гражданнарга 074, 2-50-52, 2-47-85 телефоннары аша кабул итүгә язылырга була. Сарман районы Пенсия фонды идарәсе.
-
Райондашыбыз Париж Сабантуенда катнашты
Күптән түгел Францияне башкаласы - Париж шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй үтте. Анда Алина һәм Азат Кәримовлар да катнаштылар. Исегезгә төшерәбез: Алина чыгышы белән - безнең районнан, Сарайлы авылыннан. Ул Азат белән "Яңа гасыр" телеканалында "Җырлыйк әле!" тапшыруын алып бара. Алина Кәримованың ВКонтакте челтәрендәге шәхси битеннән фото
-
"Яшь Армия" хәрәкәте безнең районда да киң таралыш таба
«Яшь Армия» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте узган елда оештырылды. Аның сафларына теләгән һәр укучы, хәрби-патриотик оешма, клуб яки эзләү отряды керә ала. Хәрәкәтнең төп максаты - яшьләрдә әтиләренең һәм бабаларының батырлыклары белән горурлык хисе тудыру һәм Ватанга хезмәт итәргә әзерләү. Хәрәкәт Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу...