29 август 2025 яңалыклары
-
Ике җирлек яңа машиналы булды
Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең республика смотр-бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
-
“Батырлар” проекты җиңүчесе остазы белән очрашты
Якташыбыз – Җәлил поселогы егете Касыймов Сирин Кәбир улы килешү нигезендә махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.
-
Мортыштамак һәм Җәлилнең беренче санлы мәктәбе укытучылары һөнәрләренә тугрылык үрнәге күрсәтәләр
.
-
Район укытучыларының мәгарифтә казанышлары күп
Мәгариф системасы үсешенә керткән лаеклы өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:
-
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә инвалидлар өчен 7 эш урыны булдырылган
2025 елда Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 3 эш бирүче 7 эш урыны булдырган.
-
Сарман Республика көненә әзерләнә
Иртәгә, 30 август көнне, Республика көне билгеләп үтелә.
-
Район мөгаллимнәре рухи кыйммәтләрне саклауга зур өлеш кертәләр
Рухи кыйммәтләрне саклап калу һәм ныгыту, милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси казанышлары өчен “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:
-
Районбыз укытучылары мактаулы исемгә лаек булдылар
Яшь педагогларга һөнәри үсеш юлында шәхси ярдәмнәре өчен «Мактаулы остаз» аерымлык билгесе белән бүләкләнделәр:
-
Сарман авылында төзелгән тагын бер бина тантаналы рәвештә ачылды
Җирле үзидарә органнарының әһәмияте һәм халык белән эшләүдә роле бик зур. Тормышка ашырылучы республика программалары бик күп мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә. Алар арасында мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, «Чиста су», торак пунктларны яктырту һәм төзекләндерү, авылларны юллар белән тәэмин итү, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү кебек программалар өстенлек итә. Дәүләт дәрәҗәсендә социаль-икътисадый үсеш темпларын һәм гражданнарыбызның иминлек дәрәҗәсен саклау өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Әлбәттә, күп нәрсә җирле хакимият органнарының нәтиҗәле хезмәтенә бәйле.
-
Сарман районының яшь мөгаллимнәре бүләкләнде
Укытучы, тәрбияче, педагог һөнәрен популярлаштырган һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә шәхси казанышлары өчен “Яшь мөгаллим” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр: