23 июнь 2026 яңалыклары
-
“М-ә-ә, утырт әле, абзый”, - ди Илексаз кәҗәсе
Илексаздан Игәнәбашка таба бару юлындагы тукталышны халык кына түгел, район терлекләре дә үз итәләр.
-
Татарстан урманында җиләк җыйган хатынны елан чаккан
Алабуга үзәк район хастаханәсенә урманда йөргәндә елан чаккан хатын-кыз китерелгән. Бу хакта медицина оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстан муниципалитетларга 50 миллиардка якын ярдәм акчаларын юллаган
Республиканың җирле бюджетларына бюджетара күчермәләр күләме 49 миллиард сумга җиткән. Бу сумма якындагы өч елга каралган план нигезендә бүленгән. Мәгълүматны ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Пенза Сабантуенда яңа аш-су рекорды көтелә
27 июньдә Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүмат таратты.
-
Тыл һәм хезмәт ветераны Миргаҗәм абыйны 95 яше белән котладылар
Буралы Чишмә авылында яшәүче Әхмәтбаев Миргаҗәм Сәхәбетдин улына бүген 95 яшь тулды.
-
Татарстанда бер төркем законнар гамәлгә керде
Дәүләт Советының чираттагы утырышында расланган яңа республика законнары рәсми көч алды. Алар эшмәкәрлекне һәм сайлау процессын камилләштерүгә, шулай ук юридик ярдәм алучылар даирәсен киңәйтүгә багышланган. Моннан тыш, хәрбиләр истәлеген саклау мәсьәләләре дә аерым игътибар үзәгендә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда хәрбиләргә ярдәм кайнар линиясе эшли башлый
26 июньдә Татарстан Дәүләт Советында хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү максатында «Хатын-кыз игътибары» исемле кайнар линия старт ала. Бу турыда парламентның матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда бүген көн кызу, ләкин яшенле яңгырлар да булачак
Республика территориясендә бүген һава торышы үзгәрүчән булачак. Көндез термометрлар +19..+24 градус күрсәтәчәк, әмма көн азагында яңгырлар башлана, дип яза «Татар-информ» МА.