Республиканың җирле бюджетларына бюджетара күчермәләр күләме 49 миллиард сумга җиткән. Бу сумма якындагы өч елга каралган план нигезендә бүленгән. Мәгълүматны ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Иң зур өлеш — 27,8 миллиард сум — субвенцияләргә карый. Алар муниципалитетларга дәүләт вәкаләтләрен (белем бирү, социаль түләүләр, гарантияләр) үтәү өчен бирелә.
Инфраструктураны яхшыртуга, инвестицион проектларга ярдәм итү максатыннан 18,3 миллиард сум субсидия рәвешендә юнәлдерелгән.
Дотация буларак 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Тагын 1,9 миллиард сум исә башка төр максатчан ярдәмгә туры килә.
Нет комментариев