Татарстанда бер төркем законнар гамәлгә керде
Дәүләт Советының чираттагы утырышында расланган яңа республика законнары рәсми көч алды. Алар эшмәкәрлекне һәм сайлау процессын камилләштерүгә, шулай ук юридик ярдәм алучылар даирәсен киңәйтүгә багышланган. Моннан тыш, хәрбиләр истәлеген саклау мәсьәләләре дә аерым игътибар үзәгендә, дип яза «Татар-информ» МА.
22 июньнән башлап Ватан өчен көрәштә үлгәннәр хәтерен мәңгеләштерүнең яңа тәртибе эшли. Документта бу өлкәдәге дәүләт һәм муниципаль органнарның вәкаләтләре, эш формалары билгеләнгән. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, тарихи хәтерне саклау мөһим юнәлешләр булып тора. Закон махсус хәрби операциядә катнашучыларга да кагыла. Татарстанның Хәтер китабын алып бару тәртибе дә аерым маддә белән ныгытылган.
9 июньнән «2025 елгы республика бюджеты үтәлеше» турындагы закон көченә ия. Бюджетның гомуми күләме 605 млрд 137 млн сумга җиткән, аның үз керемнәре 493 млрд сум булган. Үз акчалары күләме буенча Татарстан дүртенче урында тора. Шәхси затлардан алынган салымнар иң зур өлешне бирә – бюджетка 156 млрд, ә җирле казналарга 68 млрд сум кергән. Бу хезмәт хакы арту белән бәйле.
22 июньдә территориаль медицина фондының 2025 елгы отчеты да расланган. Аның керемнәре 93,2 млрд сум тәшкил итсә, чыгымнары 92,6 млрд сум булган.
3 июльдән Арча районындагы Сарай-Чокырча тимер юл разъезды бетерү турында карар гамәлгә керә. Урта Курса авылы халкы моңа ризалык биргән.
22 июньдә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү тәртибенә үзгәрешләр кертелгән. Хәзер шикәрле эчемлекләр җитештерүчеләр дә финанс ярдәме ала ала, ләкин энергетик эчемлекләр белән шөгыльләнүчеләргә бу хокук кагылмый.
9 июньнән сайлау законнарына да төзәтмәләр кергән. Хәзер муниципаль администрация башлыклары сайлаучылар исемлеген төзү бурычыннан азат ителгән. Шулай ук агитация материалларында гражданнарның сурәтен һәм тавышын куллану кагыйдәләре аерым билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев