Пенза Сабантуенда яңа аш-су рекорды көтелә
27 июньдә Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүмат таратты.
Бәйрәмне оештыручылар һәм хезмәттәшләр кунакларны гаҗәпкә калдырырлык әзерлек алып баралар: Кузнецк районында илнең яңа гастрономия казанышы теркәләчәк. Ул «Россия рекордларының аш-су китабына» кертеләчәк.
Бу инде гамәлгә кергән традиция: Пермь ягында узган XIV авыл Сабантуенда аш-су осталары гомуми авырлыгы 857 кг булган 3414 порция «татарча азу» әзерләгән иде. Бу ил күләмендә яңа рекорд булып тарихка кергән.
Хәзер Пензада исә 1000 кг милли ризык ясарга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев