Татарстан урманында җиләк җыйган хатынны елан чаккан
Алабуга үзәк район хастаханәсенә урманда йөргәндә елан чаккан хатын-кыз китерелгән. Бу хакта медицина оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Җиләк җыйган вакытта ул кинәт каты авырту сизгән. Башта пыяла ватыгына киселгәндер дип уйлаган. Әмма янәшә игътибар белән карагач, елан күргән.
— Организмның җавабы шунда ук башланган. Берничә минут эчендә куркыныч билгеләр көчәйгән — сулыш юллары шешкән. Һәр секунд саен сулыш алу авырайган, — дип сөйләгәннәр хастаханәдән.
Хатын ярдәмгә мөрәҗәгать иткән, чакканнан ярты сәгать узгач аны реанимациягә салганнар. Аңа кирәкле ярдәм күрсәтелгән, хәзер аның гомеренә берни дә янамауын әйткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев