20 апрель 2026 яңалыклары
-
Татарстанда янгынга каршы махсус режим вакытында штрафлар ике тапкыр арта
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим көчендә булачак. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар гадәттәгедән ике тапкыр артыграк булачак. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтү һәм профилактика чаралары бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Садыков хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда агулануларның 29,4 проценты алкогольгә бәйле: бер атнада 7 очрак
Республикада 13–19 апрель көннәрендә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның җиде очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан буенча Роспотребнадзорның территориаль идарәсе хәбәр итә.
-
Республиканың кайбер районнарында көненә 20 тапкыр үлән һәм камыш яна
Яңа язгы-җәйге сезон башлану һәм бакча участокларында эшләр активлашу белән бәйле рәвештә, Татарстанда ландшафт янгыннары саны арткан. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтү һәм профилактика чаралары бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Садыков хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманлыларга кычыткан ашы файдалы булыр
Хөрмәтле хуҗабикәләр, язгы витаминлы кычыткан ашы пешереп калырга тырышыгыз. Кычыткан ашы язгы авитаминоздан булыша, озын кышлардан соң организмга энергия бирә.
-
Республикада алты ярминкә көнендә фермерлар 552 миллион сумлык продукция саткан
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада узган ярминкәләрдә фермерлар 552,6 млн сумлык товар әйләнеше ясаган. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
-
«13»: Тукай, яшүсмерләр куркуы һәм шагыйрь оекбашы
«13» — үсмерләрнең эчке дөньясын ачып салган спектакль.
-
Республикада күпер һәм ике юл су астында кала
Азнакай районы Тымытык авылында Ык елгасы аша узучы күпер – әле дә су астында. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Бүген Татарстанда яңгыр явачак, һава +16 градуска кадәр җылына
20 апрель, дүшәмбе көнне республикада болытлы һава торышы фаразлана. Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, яңгыр көтелә. Көнбатыш районнарда урыны белән явым-төшем көчле булачак. Төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.