16 апрель 2026 яңалыклары
-
Республикада 700 меңнән артык кеше үзләренә кредит алуны тыйган
1 марттан башлап, 737 212 татарстанлы кредит алуга үзенә тыю (самозапрет) куйган. Бу хакта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
-
Татарстан мәктәпләрендә ясалма интеллект түгәрәкләре эшли башлаячак
Яңа уку елыннан Татарстанның инженерлык юнәлешендәге мәктәпләрендә ясалма интеллектка багышланган түгәрәкләр ачыла. Бу хакта республика Кабинетында узган брифингта ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Районда Тукайга багышланган акция-конкурс узды
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан республикакүләм «Тукайны бергәләп укыйбыз» дигән акция-конкурс үткәрелде. Аңа райондашларыбыз да кушылды.
-
Республикада «Туган тел» съезды бара
15–17 апрель көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясендә Бөтендөнья «Туган тел» съезды уза. Анда Россиянең 28 төбәгеннән һәм чит илләрдән 800дән артык укытучы һәм мәгариф хезмәткәре катнаша, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Казанда Тукайның 140 еллыгына халыкара күргәзмә ачыла
20 апрельдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында зур вакыйга көтелә. Биредә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган халыкара күргәзмә үз ишекләрен ача. Проектны БДБ рәссамнары һөнәр берлегенең Казан бүлеге әзерләгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
-
Республикада сәгать поясын үзгәртү турында референдум үткәрергә тәкъдим иттеләр
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Яһудин халык референдумы уздырырга тәкъдим белән чыкты. Ул бу фикерен парламентның 20нче утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
15 градус җылы һәм явымсыз: Татарстанда бүген нинди һава була?
Бүген, 16 апрельдә, Татарстанда аз болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итүенчә, явым-төшем булмаячак, дип яза «Татар-информ» МА.