15 июль 2026 яңалыклары
-
Иртәгә Татарстанда көчле җил һәм яңгырлар булачак
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 16 июльдә республикада яңгыр, яшен, боз һәм секундына 18 метрга кадәр көчле җил булуын кисәтә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Быел Татарстанда дәүләт имтиханнарын тапшырмаучылар юк
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин брифингта узган елдагы имтиханнардан баш тарту очраклары быел кабатланмавын белдерде. Узган ел төп дәүләт имтиханын сигез укучы, Бердәм дәүләт имтиханын ике кеше тапшырмаган булса, быел мондый очраклар теркәлмәгән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанның пилотсыз авиация үсешенә 2 млрд сум бүлеп бирелде
Республикада «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектына 1 июльгә 2 млрд сум акча юнәлдерелгән. Финанслау күләме 2026 елга планлаштырылган бюджетның 100 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Финанс министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда беренче сыйныф укучыларына интерактив китап бүләк ителәчәк
Быел Татарстанның барлык беренче сыйныф укучылары «Дуслык илендә» дигән уникаль басма алачак. Республика Финанс министрлыгы 23,3 миллион сум бүлеп, китапның тиражын чыгаруны тәэмин иткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Куҗак авылында «Авыл көне» гөрләп узды
Куҗак авылында авылдашлар очрашуына багышланган матур бәйрәм — «Авыл көне» үтте. Бу чара инде күркәм традициягә әйләнде: ул читтә яшәүче якташларны һәм җирле халыкны бергә туплый, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга, шулай ук дуслык һәм күршелек мөнәсәбәтләрен яңартуга зур этәргеч булып тора.
-
Татарстан яшьләре өчен «Юлдаш» цифрлы ярдәмчесе эшли башлады
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы яшьләргә дәүләт ярдәме, грантлар һәм белем алу мөмкинлекләре турында мәгълүматны бер платформада туплаучы «Юлдаш» исемле интеллектуаль сервисны тәкъдим итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда чәршәмбе көнне көтелгән һава торышы: яңгыр, боз һәм +25 градус җылы
15 июльдә республикада үзгәрмә торышлы болытлы һава көтелә. Төбәк буйлап явым-төшемнәр узачак, кайбер җирләрдә яшенле яңгыр һәм боз төшүе ихтимал. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.