7 июль 2026 яңалыклары
-
Ел башыннан Татарстан урманчылары 2 мең гектарга якын урманны тикшергән
Татарстан урманчылары быелгы елда 1930 гектар мәйданда урман патологиясе тикшерүе үткәргән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгәтуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманда күршеләрне берләштергән ишегалды бәйрәме узды
Узган атнада Сарман авылының Ленин урамындагы 58, 59 һәм 60 нчы йортлар ишегалдында күршеләрне берләштерүче зур бәйрәм узды.
-
Махсус контрольдә: Татарстанда 2400 үсмер – эчке эшләр органнары исәбендә
Татарстанда бүгенге көндә 2400 үсмер Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләрендә исәптә тора. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Республиканың иң яхшы наркология шәфкать туташы Сарманда яши
Халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм наркология хезмәте эшчәнлегенә керткән нәтиҗәле өлеше өчен, Сарман район үзәк хастаханәсенең психиатр-нарколог кабинеты шәфкать туташы Розалия Фоат кызы Сәгъдәтова республика наркология диспансерының Почет грамотасына лаек булды.
-
Яшен, томан һәм көчле җил: Татарстанда һава торышы кискенләшә
Бүген кичке сәгатьләрдә, шулай ук 8 июльгә каршы төндә һәм иртәнге вакытта Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, томан төшәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
-
«Чиста һава» операциясе: Татарстанда 1,6 мең автомобиль тикшерелгән
Татарстанда «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында 1 июньнән башланган «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Тикшерүчеләр автомобильләрнең экологик таләпләргә туры килүен тикшерә һәм чыгындыларның рөхсәт ителгән нормадан арту очракларын ачыклый. Бу хакта ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Район коллективлары «Кымыз бәйрәме»ндә катнаштылар
Татарстанның Ютазы районы Абсәләм авылында төрки халыкларның «Кымыз бәйрәме – кымыс бәйрәме» IV төбәкара фестивале узды.
-
Татарстанда салым льготалары буенча «кайнар линия» узачак
8 июльдә Татарстанда салым льготалары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда яшен, боз, көчле җил һәм томан булачак
7 июльдә Татарстанда һава торышы бик үзгәрүчән булачак. Көндез эссе булса да, табигать көтелмәгән «сюрпризлар» әзерләгән, дип яза «Татар-информ» МА.