6 февраль 2017 яңалыклары
-
Районда "соры базар" белән көрәш дәвам итә
Эшкә рәсми рәвештә урнаштырмасалар, хезмәт хакын «конвертта» бирсәләр, болар турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә мөмкин. Бу эшчеләре белән хезмәт мөнәсәбәтләрен законда каралганча рәсмиләштермәүче, «соры» хезмәт хаклары түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга һәм аларга карата чара күрергә ярдәм итәчәк. Бер үк вакытта рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, мәҗбүри пенсия иминиятенә...
-
Кибеттән товарны яңа акча түләп ала башлаячакбыз
Русия Банкының директорлар советы 200 һәм 2000 сумлык банкнотларга нинди шәһәрләрнең сурәтләрен кую турында карар чыгарды. 200 сумлык акчада Севастополь символлары булачак- бер ягында баткан корабларга куелган һәйкәлнең сурәте, икенче ягында - Херсонес Тавричинский. 2000 сумлык акчада Ерак Көнчыгышның танылган урыннары булачак - Русский утравына күпер һәм Амур өлкәсендәге "Восточный"...
-
Сарман урта мәктәбе укучылары курчак театры карадылар
Район үзәк балалар китапханәсендә Сарман урта мәктәбенең 2 нче "А" һәм 4 нче "Б" сыйныфы укучылары өчен китапханәчеләр Лев Толстойның "Өч аю", Сергей Михалковның "Өч дуңгыз баласы" исемле әкиятләре буенча курчак театры күрсәттеләр. Курчак театры балаларда онытылмаслык тирән, яхшы тәэсир калдырды. Әкияти декорацияләр һәм курчаклар, матур күңелле музыка һәм әкият...
-
Район территориясендә чираттагы ЮХИДИ рейдлары узды
2017 ел башыннан алып бүгенге көнгәчә район территориясендә 2 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде. Аларда 2 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Һәлакәтләр санын киметү максатында район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан атна саен комплекслы профилактик чаралар үткәрелеп тора. Узган атнаның ялларында үткәрелгән рейдлар барышында 33 кагыйдә бозучы ачыкланды. Аларның берсе - исерек килеш транспорт...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – балык пилмәне
Сезгә балык пилмәне рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 1 данә; - тоз, борыч - тәм буенча; - су - 180 грамм; - үсемлек мае - 1 аш калагы; - ак балык филесы - 1 килограмм; - башлы суган - 1 баш; - он - 450 грамм....
-
Райондашыбыз спектакльдә төп рольне башкарачак
8 февральда район мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры якташыбыз Аяз Гыйләҗевның "Кар астында кайнар чишмә" комедиясен күрсәтә. Төп рольдә шулай ук якташыбыз - Эдуард Латыйпов. Башлану вакыты - 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез! Эдуард Латыйповның ВКонтакте челтәрендәге шәхси битеннән фотолар
-
"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсы. Шәрләрәмәдән Гөлинә Шәйхиева
"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Шәрләрәмә авылыннан Гөлинә Шәйхиева. - Ирем Салават белән авылда клубта таныштык. "Бер күрүдән үк гашыйк булдык", дип әйтсәм дә, ялгыш булмастыр. Бер елга якын очрашып йөрдек. 2010 елда Салаватны армиягә озаттым. Озак, авыр үтте көннәр сөйгәнем армиядә булганда. 2011 елның декабрендә Казанда...
-
Сарманда "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтәчәк
10 февральдә Сарман "Стар" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы базасында "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтәчәк. Катнашучыларны теркәү 8.00-9.30 сәгать аралыгында булачак. Ярышлар 10.30 сәгатьтә башланачак. Анда үз чаңгыларың белән килергә кирәк. Ярышларның Положениесе
-
Районда әти-әниләр иртәгә рус теленнән БДИ тапшырачаклар
Иртәгә, 7 февральдә, "Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру" акциясе үтәчәк. Бу көнне әти-әниләр рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карый алалар. Районда имтиханны Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә биреп карап булачак. Имтихан тапшыру ирекле рәвештә булачак, үзләрен сынап карарга теләүче ата-аналарның мәктәпләргә 10.00 сәгатькә килүләре сорала. Шулай ук...
-
"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсы. Петровка Заводта туып-үскән Гүзәлия Мөхәммәтҗанова
Безнең "Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсында беренче катнашучыбыз - Гүзәлия Мөхәммәтҗанова. - Петровка Завод авылында туып-үстем. Хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә ирем белән яшибез. Безнең танышу ВКонтакте челтәрендә булды. Мин ноябрь бәйрәмнәренә әти-әни янына авылга кайткан идем. Интернетка кердем, ВКонтакте челтәрендә «Рекомендации» дигән бүлек бар. Шунда үземнең булачак иремне беренче...