САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсы. Петровка Заводта туып-үскән Гүзәлия Мөхәммәтҗанова

Безнең "Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсында беренче катнашучыбыз - Гүзәлия Мөхәммәтҗанова. - Петровка Завод авылында туып-үстем. Хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә ирем белән яшибез. Безнең танышу ВКонтакте челтәрендә булды. Мин ноябрь бәйрәмнәренә әти-әни янына авылга кайткан идем. Интернетка кердем, ВКонтакте челтәрендә «Рекомендации» дигән бүлек бар. Шунда үземнең булачак иремне беренче...

Безнең "Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсында беренче катнашучыбыз - Гүзәлия Мөхәммәтҗанова.

- Петровка Завод авылында туып-үстем. Хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә ирем белән яшибез. Безнең танышу ВКонтакте челтәрендә булды. Мин ноябрь бәйрәмнәренә әти-әни янына авылга кайткан идем. Интернетка кердем, ВКонтакте челтәрендә «Рекомендации» дигән бүлек бар. Шунда үземнең булачак иремне беренче тапкыр күрдем. Аңа «лайк» куйдым. Ул да миңа күпмедер вакыт үткәч «лайк» куйды һәм дуслашырга тәкъдим җибәрде. Шулай аралаша башладык. Бәйрәмнәр беткәч, мин шәһәргә килдем. Шунда беренче тапкыр күрештек. Марат миңа беренче күрүдә үк ошады. Аның сөйкемлелеге, игътибарлыгы үзенә җәлеп итте. Шулай күрешә торгач, мин аңа гашыйк булдым. Әти-әнием дә Маратны бик яратты. 2015 елның 13 январенда яратканым миңа тәкъдим ясады. Никахыбыз март аенда булды. Ә инде июнь аенда туебызны үткәрдек. Анда иң яраткан һәм якын кешеләребез булды. Сөеклем - игътибарлы, ярдәмчел, кайгыртучан. Мин сине яратам, матурым! - дип, язды безгә Гүзәлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев