Сарман урта мәктәбе укучылары курчак театры карадылар
Район үзәк балалар китапханәсендә Сарман урта мәктәбенең 2 нче "А" һәм 4 нче "Б" сыйныфы укучылары өчен китапханәчеләр Лев Толстойның "Өч аю", Сергей Михалковның "Өч дуңгыз баласы" исемле әкиятләре буенча курчак театры күрсәттеләр. Курчак театры балаларда онытылмаслык тирән, яхшы тәэсир калдырды. Әкияти декорацияләр һәм курчаклар, матур күңелле музыка һәм әкият...
Район үзәк балалар китапханәсендә Сарман урта мәктәбенең 2 нче "А" һәм 4 нче "Б" сыйныфы укучылары өчен китапханәчеләр Лев Толстойның "Өч аю", Сергей Михалковның "Өч дуңгыз баласы" исемле әкиятләре буенча курчак театры күрсәттеләр. Курчак театры балаларда онытылмаслык тирән, яхшы тәэсир калдырды. Әкияти декорацияләр һәм курчаклар, матур күңелле музыка һәм әкият балаларны сокландырды. Балалар зур кызыксыну белән әкиятнең төп геройларын күзәттеләр, алар белән бергә шатландылар, җырладылар һәм аларга булыштылар.
Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев