Район территориясендә чираттагы ЮХИДИ рейдлары узды
2017 ел башыннан алып бүгенге көнгәчә район территориясендә 2 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде. Аларда 2 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Һәлакәтләр санын киметү максатында район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан атна саен комплекслы профилактик чаралар үткәрелеп тора. Узган атнаның ялларында үткәрелгән рейдлар барышында 33 кагыйдә бозучы ачыкланды. Аларның берсе - исерек килеш транспорт...
2017 ел башыннан алып бүгенге көнгәчә район территориясендә 2 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде. Аларда 2 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Һәлакәтләр санын киметү максатында район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан атна саен комплекслы профилактик чаралар үткәрелеп тора. Узган атнаның ялларында үткәрелгән рейдлар барышында 33 кагыйдә бозучы ачыкланды. Аларның берсе - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, берсе каршы як хәрәкәт полосасына чыгып кагыйдә бозучылар иде. Моннан тыш, иминиятләү полисыннан башка - 10, укылмый торган номерлар белән - 11, куркынычсызлык каешларыннан башка йөрүче 2 шоферга административ беркетмәләр төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев