"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсы. Шәрләрәмәдән Гөлинә Шәйхиева
"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Шәрләрәмә авылыннан Гөлинә Шәйхиева. - Ирем Салават белән авылда клубта таныштык. "Бер күрүдән үк гашыйк булдык", дип әйтсәм дә, ялгыш булмастыр. Бер елга якын очрашып йөрдек. 2010 елда Салаватны армиягә озаттым. Озак, авыр үтте көннәр сөйгәнем армиядә булганда. 2011 елның декабрендә Казанда...
"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Шәрләрәмә авылыннан Гөлинә Шәйхиева.
- Ирем Салават белән авылда клубта таныштык. "Бер күрүдән үк гашыйк булдык", дип әйтсәм дә, ялгыш булмастыр. Бер елга якын очрашып йөрдек. 2010 елда Салаватны армиягә озаттым. Озак, авыр үтте көннәр сөйгәнем армиядә булганда. 2011 елның декабрендә Казанда каршы алдым үзен. Без ул вакытта иң бәхетлеләр идек. Мартта никах укыттык, апрельдә, гөрләтеп, туй булды. Шулай итеп, Шәйхиевлар гаиләсе туды. Хәзерге вакытта авылда торабыз, ике улыбыз үсеп килә - Камилгә 4 яшь, Азаматка 2 тула. Сөйгәнемне бик нык яратам! - дип, язды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев