5 июнь 2026 яңалыклары
-
Яхшыбайда Сабантуй күңелле үтте
Яхшыбай авылында Кече авыл бәйрәме гөрләп узды.
-
Мөдәрис һәм Фәндия Сәгыйдуллиннар – Җәлилнең «Кулибиннар»ы
«Яңалык ачам», – дип башламыйм сүземне. Әмма шунысы хак: көнкүрешләренә сокланып карарлык кешеләр яши безнең Җәлил поселогында. Алар югары уку йортлары да бетермәгәннәр, гомерләрен хезмәткә багышлаган гап-гади кешеләр. Мөдәрис белән Фәндия Сәгыйдуллиннар да – шундыйлардан. Матур тормыш юлы үткәннәр, нефтьнең фонтан булып аткан вакытларын күргәннәр, шул фонтаннарны иярләгәннәр. Факеллардан килгән яктылыкта төнлә энә сапларлык булган вакытларны да хәтерли әле алар.
-
Ятим балаларга торак сатып алуга Татарстан 830 млн сумнан артык акча бүлеп бирә
Татарстан ятимнәргә һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга торак алу өчен 830,5 миллион сум юнәлдерә. Бу хакта ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Аукцион заказчысы – Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда томан, яшен һәм көчле җил фаразлана
6 июньдә төнлә, иртән һәм көндез республиканың кайбер районнарында томан төшәчәк, яшенле яңгыр явып алыр, шулай ук көчле җил көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Иске Кәшердән Кыйммәт Галиев гомер буе атлар асраган
Татар халкы, Сабантуй һәм ат... Бу өч сүздә, нинди генә заманнар җитмәсен, бер-берсеннән мәңгегә аерылмый торган бәйләнеш бар. Халкыбызның гасырлардан гасырларга күчеп килгән милли бәйрәме җитсә, күз алдына җилдәй җитез атлар да килеп баса.
-
Татарстанда махсус операция ветераннарының 72 проценты эш белән тәэмин ителгән
Татарстанда махсус хәрби операциядән әйләнеп кайткан сугышчыларның 72 проценты хезмәткә урнаштырылган. Бу хакта ТР буенча «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда төбәк юллар буенда 110 экологик кагыйдә бозу ачыкланган
Татарстанда санитар-экология ике айлыгы барышында төбәк һәм муниципальара автомобиль юлларына терәлеп торган территорияләрдә 110 табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланган. Бу хакта «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда туристлык объектлары инвалидлар өчен уңайлырак булачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин туристлык объектларын инвалидлар өчен файдалануга яраклырак итү турындагы карарга кул куйды. Документ 2026 елның 1 сентябреннән көченә керә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда көндез яшен, яңгыр һәм +24 градуска кадәр җылылык көтелә
5 июньдә Татарстанда үзгәрүчән болытлылык көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.