Җырчы Иркәнең бүгенге концертына билет уйнатабыз
Сайтыбыз кунаклары. Бүген 15.20-18.20 аралыгында бәйге уздырабыз!!! Кем иң беренче булып, 5 табышмакка җавап таба, шуңа зур бүләгебез бар. Җавапларны комментарийда калдыруыгыз сорала.
* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.
* Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
* Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
* Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев