Абдулла Алиш әсәрләре буенча игълан ителгән рәсемнәр бәйгесенең беренче катнашучылары үз эшләрен алып килделәр.
Яңа Әхмәт “Тиктормас” балалар бакчасы нәниләре Шамил Нигъмәтуллин (4 яшь) – “Мактанчык чыпчык”, Данил Гарифуллин (5 яшь), Азамат Салихов (5 яшь) – “Сертотмас үрдәк”, Ринат Батыршин (7 яшь) белән Радэль Шакиров (5 яшь) “Бал корты һәм шөпшә” әкиятләре буенча рәсемнәр ясаганнар.
- Яраткан язучыбызның туган көнен бакчада да бәйрәм иттек. Бергәләшеп аның әкиятләрен искә төшердек, матур иллюстрацияле әкият китапларын укыдык, тормыш юлы, иҗаты турында презентация карадык, - ди тәрбиячеләре Илзира Вәлиуллина. - Бик тә матур эшләнгән татарча әкият-мультфильмнарын караганнан соң, конкурска дип, рәсемнәр ясадык.
Нет комментариев