Уеннарга яңгыр комачауламады
-
Район Сабан туе уеннарга, җыр-биюләргә, кызыклы бәйгеләргә бик бай булды. Олысы-кечесе капчык киеп тә, авызга йомыркалы кашык кабып та йөгерде, өлгерлектә көч сынады, чүлмәк ватты, капчык сугышында катнашты, аркан тартты, гер күтәрде, авыш баганага менде... Җыр-моң яратучылар сәхнә яныннан китмәде. Ат чабышлары да үзенә күпләрне җәлеп итте. Халык соңгы елларда популярлашкан ук ату, аударыш уеннары белән дә кызыксынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев