«Минем әни – иң шәбе» исемле фотобәйгебезнең чираттагы катнашучысы №6 - Вәлиева Әдилә
Безнең әниебез - Вәлиева Резедә Хәмзә кызы.
Бер дә тик тора белми ул-
Бакча эшен ярата.
Чәчәкләре тирә-юньгә
Гел матурлык тарата.
Балалар дип яши әни,
Кызганмыйча бар көчен.
Бөтен куйган хезмәтләре
Без һәм гаиләсе өчен.
Авырмыйча, картаймыйча,
Мәңге яшь булып яшә.
Син безгә һәрвакыт кирәк-
Бул һәрвакыт янәшә!
Вәлиева Әдилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев