"Мин Тукайны яттан беләм" әдәби марафонына старт бирәбез, дуслар +ВИДЕО
Ел саен, апрель ае җитүгә, бишектәге сабыйга да ана телен өйрәткән, маэмайны да арт аякта тотып үз артыннан иярткән, эшкә өндәп, яхшылыкны яманлыктан аерырга юл күрсәткән Тукаебызны искә алабыз, аның иҗади мирасын барлыйбыз.
Шул уңайдан без дә әдәби марафон башлыйбыз. Кечкенәдән ятлаган шигырьләребезне тагын бер кат хәтердә яңартыйк әле, дуслар.
Беренче марафончыбызга сүзне бирәбез. Бездә кунакта - райондашыбыз - ТР халык артисткасы Фәридә Сафинаның кызы - Айсылу Мирхафизхан.
Альбина Сабирова язмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев