Ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да утын яра беләләр
.
Район Сабан туе бу төр хезмәтнең халык арасында һаман да популяр булуын күрсәтте. Утын яру бәйгесендә катнашырга теләүчеләр шактый булды. Шунысы сөендерде: калын-калын түмәрләрне өлкәнрәкләр генә түгел, газ мичендә үскән яшьрәк ир-егетләребез дә бик оста яралар икән. Алай гына түгел, бу төр бәйгедә өч хатын-кыз да катнашты. Алар һич кенә дә ир-егетләрдән калышырга теләмәделәр. Утын бетеп китмәсә, мөгаен, бу бәйге бик озакка сузылган булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев