САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Яңа ел куяны» бәйгесендә җиңүче билгеле

Хөрмәтле райондашлар!

Яңа елга бүләк йөзеннән, без райондашларыбыз өчен “Яңа ел куяны” дигән кул эшләре бәйгесе игълан иткән идек. Барлыгы безгә 34 куян килде. Күргәнегезчә, аларның барысы да безнең сайтка һәм Вконтакте социаль челтәрендәге төркемебезгә куелып барылды. Шулай ук кул эшләреннән редакциябездә күргәзмә дә оештырылды. Теләүчеләр аның белән дә таныша алалар.

Кем җиңүче булды соң?”, дип уйлыйсыздыр. Җиңүчене билгеләр өчен махсус комиссия җыелды.

Гран-прига Рангазар авылы балалар бакчасыннан Айнур Габидуллин ия булды. Тәрбияче апасы Ильмира Хөснуллина белән бергәләп ясаган куянны комиссия әгъзалары иң уникаль, эксклюзив дип таптылар.

Безгә кунакка “килгән” куяннар барысы да бик матур, алар безгә ошады, шуңа күрә өстәмә призерларны да билгеләдек, дуслар!

“Күпкырлы кул эше” критериясе буенча - Айзилә Мөхәммәтдинова (район үзәгенең "Ләйсән" балалар бакчасыннан)

Эстетик күренеш һәм эшне бизәү” критериясе буенча - Артем Захаров (Җәлил бистәсенең "Теремкәй" балалар бакчасыннан)

"Башкару үзенчәлеге, яктылыгы һәм экспрессивлыгы” критериясе буенча - Динара һәм Камилә Кузьминалар, Галия Әхмәтова (Сарман авылы)

“Сәнгать күзлегеннән эш сыйфаты” критериясе буенча - Айвар һәм Әмир Сәлаховлар (Сарман авылы)

Кул эшләре ясап алып килгән барлык төркемдәшләребезгә ЗУР рәхмәт. Алда әле конкурсларыбыз күп булачак, аларда да шулай актив катнашуыгызны көтеп калабыз.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы матбугат үзәгендә 27 декабрьдә 14.00 сәгатьтә узачак.



Кул эшләрегезне дүшәмбе – 26 декабрьдән килеп алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев