“Иң матур, иң чибәр” бәйгебезнең беренче катнашучысы билгеле
Сарман авылында яшәүче Илгизә Кашапова.
-Минем әнием дөньядагы иң матур әни. Ул иң яхшы әни!.. Мин әниемне бик яратам. Минем әнием сабыр, тырыш, уңган кеше. Безне ул олыларны олы, кечене -кече итәргә өйрәтә, үзе дә кешеләр белән ягымлы тавышы белән аралаша. Әни пешергән ризыкларны татып карасагыз, телегезне йотарсыз! Дөньядагы барлык әниләр дә минем әнием төсле игелекле булуын теләр идем. Мин әниемне хөрмәт итәм, аның йөзенә кызыллык китермәм, олыгайган көнендә терәге булырмын, - дип язып җибәрде безгә әнисе турында аның кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев