САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Сугыш матди гына түгел, күңел яралары да сала

Матди югалтулар гына түгел, салган күңел яралары, буыннар чылбырына китергән хисапсыз өзеклекләре белән кешелек тарихында тиңе булмаган Бөек Ватан сугышының соңгы туплары тынуга 80 елга якын вакыт узса да, аның тарих төпкеленә күмелеп калган серләре әле шактый.

Безнең бүгенге көнебезне яулашкан ветераннар турында да без белмәгән әйберләр күп. Районыбызның Кече Нөркәй авылында туып-үскән, башкалар белән беррәттән илебез бәйсезлеген якларга яуга күтәрелгән Зарипов Вагыйз Зарип улының язмышына да хас андый «ак таплар». 
Бүгенге көндә аны Зур Нөркәй авылында өлкәнрәк буын кешеләре генә хәтерли. Аның төгәл язмышын белүчеләр исә бөтенләй юк, диярлек. Туганы – хатынының сеңлесенең кызы Әлфия Шәрәфетдинованың истәлекләренә караганда, якташыбыз 1922 елның 19 октябрендә ул вакытта ТатАССРның Яңа Юл районына кергән Кече Нөркәй авылында дөньяга килә. Сугыш елларында Украинаның Вагыйз абыйлар вакытлыча тукталган бер авылын фашистлар чолгап ала...
Вагыйз абыйның аннан соңгы язмышы турында газетабызның 4 апрель санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев