САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Шәрләрәмәдән Гатиятуллиналар бабалары белән горурланалар

Шәрләрәмә авылыннан Камилә һәм Рамилә Гатиятуллиналар да «Нәселем горурлыгы» проектында катнашалар. Алар безгә бабалары Сабирҗан Сабитов һәм Габделнур Гатиятуллин турында яздылар.

– Әбиебезнең әтисе Сабитов Сабирҗан Сабит улы 1905 елда Шәрләрәмә авылында туа. Ворошилов районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә, 1942 елның 6 апрелендә Бөек Ватан сугышына китә.
Тормыш иптәше Нурдидә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр алар. Әбиебез Гөлзар – гаиләдә иң кечкенәсе, әтисе сугышка киткәндә, аңа нибары алты ай булган. Аның сүзләре буенча, бронь булуына карамастан, тракторчы булып эшләгән Сабирҗан бабай сугышка үзе теләп китә. Сугышта сапер булган. 1944 елның 22 гыйнварында аның гаиләсенә куркыныч хәбәр килә: минага эләгеп, бабабыз һәлак була. Аны Шлиссельбург шәһәрендә кардәшлек каберенә җирлиләр. 
Без Сабирҗан бабабыз белән горурланабыз. Ул – чын герой!
Бабабыз Нурның әтисе Гатиятуллин Габделнур Гатиятулла улының да тормыш юлы Сабирҗан бабабызныкына охшаш. Ул да 1905 елда Шәрләрәмә авылында дөньяга аваз сала, шулай ук Ворошилов районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә.
Балалары да өчәү була. Аларны һәм тормыш иптәше Мәфтуһаны калдырып, Габделнур бабабыз Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк яу кырына китә. Анда ул яралана, әсирлеккә төшә. Шуннан соң бабабызның язмышы белән нәрсә булганы билгеле түгел. Ул хәбәрсез югалган, дип таныла. Без нәселебез герое белән горурланабыз! – диләр кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев