САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Югары Чыршылыдан Гата Хуҗин 1946 елда гына туган авылына кайткан

Дуслар! Сезнең игътибарыгызга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватан сакчысы елы уңаеннан оештырылган «Нәселем горурлыгы» проекты кысаларында язмалар тәкъдим итәбез.

Югары Чыршылы авылыннан Гөлназ Хуҗина бабасы Гата Хуҗин турында язма җибәрде.
– Минем бабам, Хуҗин Гата Дәүләт улы, 1918 елның 15 февралендә Югары Чыршылы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
Аңа әти-әнисенең тигез канаты астында озак яшәргә насыйп булмый, 4 яшеннән ятим кала. Туганнары – Фәйзерахман бабай белән Хәдичә әби малайны тәрбиягә алалар. Унсигез яше тулгач, бабам армия сафларына китә. Аннан кайткач, Юлтимер авылы кызы Мөнәвәрә белән тормыш кора. Бабам белән әбием бәхетләрен эзләп, читкә – Сталинград каласына юл тоталар. Алар китеп, 3-4 ай узу белән, илебезгә зур афәт килә. Бөек Ватан сугышы башлана...
Ул вакытта әбием – тегу цехында,бабам хәрби заводта эшләгән булганнар. «Һава тревогасы булу белән, подвалларга яшеренә идек», – дип сөйли иде әбием. Бабай әбине ничек тә булса туган якларына кайтарып жибәрүгә ирешә. «Пароходта кайтканда, самолетлардан бомбалар ташлыйлар иде. Туктап тора идек», – дип искә ала иде әбием. Бик зур авырлыклар белән, авырлы әбием авылга кайтып житә. Шул ук вакытта бабам сугышка китә. Ул Украинаны, Польшаны азат итүдә катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Әле дә хәтеремдә: сугыш турында сүз чыкса, бабам еламыйча сөйли алмый иде. Сугыш беткәч, ул 1946 елда гына туган авылына кайта. Әбием белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, алар бала хәсрәте дә күрәләр: 19 яшьлек кызлары – Роза апа якты дөнья белән хушлаша. 
1985 елның язында бабам каты авырудан вафат булды. Әбием 2010 елда 91 яшендә бакыйлыкка күчте.
Мин үземнең бабам, әнкәй-әбием белән бик тә горурланам. Урыннары ожмахта булсын, дип телим. Укыган догаларым аларның рухларына барып житсәләр иде, – дип язган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев