Инсаф Салиховның «Иж-49» мотоциклына – 72 ел
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Инсаф Салиховның «Иж-49» мотоциклына – 72 ел

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәмдә ретромашиналар яныннан, гадәттегечә, халык өзелмәде.

Инсаф Салихов, елдагыча, ретропарадка үзе ремонтлаган мотоцикллар белән чыккан.

– Менә монысы «Иж-49» мотоциклы, 1953 елгы. Бу – оригинал. 1962 елгы «Газ-63», 1956 елгы «Москвич-410» машиналарым да бар. Машиналар, мотоциклларны парадта катнашу өчен генә ремонтламыйм, тарих белән кызыксынуым да көчле, – ди ул.

Без әле аның сугыш барган урыннарда «раскопка»ларда катнашучы, самолетлар ремонтлавы турында да беләбез.


Нет комментариев