САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Яңа Имән җирлеге халкы Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итте

Бүген дә район авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм тантаналары уза.

Яңа Имән авыл җирлегендә дә ул бик дулкынландыргыч булды.
Күтәмәле мәдәният йортында үткәрелгән тантана мәктәп укучылары чыгышы белән башланды. Мәдәният, китапханә хезмәткәрләре дә тантананы үз чыгышлары белән бизәделәр. Шигырьләр, җырлар, биюләр Бөек Җиңү өчен көрәшкә күтәрелгән совет солдатына дан hәм хөрмәт билгесе булды.
Иң элек чарада катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев тәбрикләде, имин көннәр, тыныч күк йөзе теләде. Район hәм авыл җирлеге Советы депутаты Альбина Сабирова район җитәкчелеге исеменнән дә бәйрәм сәламнәре ирештерде. Район мәгариф хезмәткәрләре ветераннары Советы рәисе Раян Әхмәтбаев чарага тарих күзлегеннән әhәмият бирде, бәйрәм белән тәбрикләде.
Яу кырында ятып калган батырларны, кайтып вафат булган геройларны 1 минут тынлык белән искә алганнан соң, алар истәлегенә куелган hәйкәлгә такыялар, тере чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев