Алия карт бабасы һәм әбисе белән горурлана
«Нәселем горурлыгы» проектына кушылучылар саны арта бара. Чираттагы язма – Шәрләрәмә башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Алия Әхкәмовадан.
Минем карт бабамның исеме Хафизов Шәех Хафиз улы булган. Ул 1925 елның 2 маенда Саклаубаш авылында дөньяга килә.
Сугыш башланган чакта, аңа нибары 16 яшь була. Авылдашлары белән фронтка – Ватанны сакларга китәсе килсә дә, аны, яшь дип, алмыйлар.
Ул сугышка 1943 елның 9 гыйнварында Ворошилов районы хәрби комиссариаты тарафыннан алына. Алар бу көнне Саклаубаштан бергә 13 кеше китәләр. Аларны бик әшәке буранда, атларга төяп, Нөркәй волостенә илтәләр. Аннан Бөгелмәгә җыялар. Товар вагонына төяп, Кытай чигенә алып китәләр. Карт бабам Харбин, Маньчжурия җирләрендә сугыша. Сугыш вакытында артиллерист булып хезмәт итә. 36 нчы мотоукчылар дивизиясенең 24 нче укчы полкы солдаты булып исәпләнә ул. 85 hәм 76 миллиметрлы пушкалар, 122 hәм 152 миллиметрлы гаубицалар ярдәмендә дошманны юк итә алар. 1945 елның августыннан сентябрь аена кадәр Япония белән сугышта катнаша. Сугыштагы батырлыклары өчен «II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены», «За победу над Японией» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда тәмамланса да, Шәех бабай 1948 елның 29 февралендә генә өйгә кайту бәхетенә ирешә.
1955 елның көзендә Тәгъзимә Хаҗиәхмәт кызы белән өйләнешәләр. Биш балаларының икесе бүгенге көндэ дә исән-сау.
Сугыштан кайткач, карт бабам механизаторга укый. Төрле елларда машинист, тракторчы булып хезмәт куя. Күп еллар тимерчелектә тимерче, слесарь-медник булып эшли. Бабам ясаган комганнар бүгенге көндә дә, аның кул җылысын саклап, безгә хезмәт итәләр. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен, карт бабам «Хезмәт ветераны» исеме белән бүләкләнә.
Җиңүне карт бабам фронтта якынайтышса, Тәгъзимә әбием тылда тырыш хезмәт куя. Ирләр сугышта булгач, җир сөрү, икмәк чәчү хатын-кызлар өстенә төшә. Әбием – 19 яшьлек кыз сугыш елларында тракторда да эшли, нинди авыр эш бар, барысын да үз җилкәсендә татый. Тракторын әбием 1958 елда гына пешекче эшенә алыштыра. Ул да «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.
Михнәтле заманнарны, авырлыкларны күп күрсәләр дә, әби дә, бабай да гел ачык йөзле булганнар, йөзләреннән елмаю китмәгән. Күршеләре, авылдашлары әле hаман да җылы сүз белән искә алалар үзләрен.
Карт әбием – 2001, карт бабам 2010 елда вафат булганнар. Аларның батырлыклары, фидакарь хезмәтләре безнең өчен – мәңгелек үрнәк. Мин нәселебез геройлары белән чиксез горурланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев