Айрат Мөхәммәдиев тынычлыкның кадерен белергә өнди
Айрат Мөхәммәдиев – Әфган сугышы ветераны, «кайнар нокта»да ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән.
Сугышны күргән кеше буларак, Бөек Җиңүнең, бүгенге тыныч тормышыбызның әһәмиятен бик яхшы аңлый.
– Сугышлар булмасын, махсус операциядәге егетләребез дә исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсыннар, – ди ул.
Сарманда үткән бәйрәмгә ул Әлмәт шәһәрендә яшәүче, 4 сыйныфта укучы оныгы Данилны да алып чыккан. «Бабам белән чын күңелдән горурланам», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев