САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда 15,2 мең тонна шикәр чөгендере җыелган-арада безнең район да бар

Бер гектардан 356 центнер уңыш алып, 15,2 мең тонна шикәр чөгендере алынган.

Татарстанда 427 гектар мәйданда шикәр чөгендере җыелган. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барысы әлеге культураны 64,3 мең гектар мәйданда җыярга кирәк булачак. Шикәр чөгендере уңышын җыю өч - Сарман, Тукай, Зәй муниципаль районнарында бара.

Сарман муниципаль районында шикәр чөгендере 9269 гектар мәйданда чәчелгән. Бүгенгә 140 га мәйданда 5740 тонна татлы тамыр чыгарылган, гектардан 410 центнер уңыш алынган.

 

Тукай районында шикәр чөгендере 87 гектар мәйданны били. 3,1 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган, уртача уңыш бер гектардан 350 центнер чыккан.

Зәй районы игенчеләре 200 гектар мәйданда 6400 тонна шикәр чөгендере җыйганнар. Уртача уңыш бер гектардан 320 центнерны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев