САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Сөлек егете өченче сезон чәчүдә катнаша

Район басуларында язгы һәм техник культураларны чәчү эшләре дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы өлкәсе безгә ел саен яңа исемнәр ача. Шуларның берсе – Сөлек авылы егете Данияр Нуртдинов.

Ул өченче ел рәттән «Нөркәй» агрофирмасы басуларын иңли. Быел тырыш егеткә 22 яшь тула.

– Сарман аграр көллиятендә белем алдым. Практика вакытында басуда эшләү миңа бик ошады. Дөрес һөнәр сайлаганлыгыма тагын бер кат инандым, – диде ул.

Даниярның сүзләре буенча, баштарак авыр сыман тоелса да, хәзер инде ул ияләшкән, өйрәнгән. Моңа кадәр аның гаиләсендә кыр эшләрендә катнашучылар булмаган, шуңа күрә яшь механизатор аеруча җаваплылык тоя.

– Хәзерге вакытта мин язгы бодай чәчү белән мәшгуль. Чәчәсе күп әле. Язгы кампания тәмамлангач та, авыл хуҗалыгы белән бәйле эшләр башкарам: җир сөрәм, пар җирләрен эшкәртәм, – диде Данияр.

Аның тәҗрибәсе артканнан-арта бара. Моны район җитәкчелеге дә күрә, сизә. Язгы кыр эшләре буенча чираттагы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләгәндә, Данияр турында да онытмадылар. Язгы культуралар чәчүчеләр арасында җиңү яулаган яшь егетне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләделәр.

– Моңа кадәр призлы урыннар алганым юк иде. Алга таба да нәтиҗәле эшләрмен, дип өметләнәм, – диде ул.

Алдагы ике бишкөнлектә башка призлы урыннар алучылар исемлеге, фоторепортаж белән сез sarman-rt.ru сайтында таныша аласыз. Чәчүгә килгәндә, бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, районда ул 67,9 процент мәйданда башкарылган. Бу 31932 гектарны тәшкил итә. Шул исәптән, 12912 гектарда – бодай, шикәр чөгендере – 7959, көнбагыш – 4832, арпа – 2909 гектарда игелә. Бөртеккә – 1594, силоска кукуруз – 837, рапс – 704, солы 40 гектарда чәчелгән. 

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев