Районда шикәр чөгендерен алу төгәлләнде.
Бүген аны алуда эшләүчеләрне соңгы җидекөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр дә. Акчалата премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар. Бу җидекөнлектә беренчелекне «Җәлил» агрофирмасыннан 193 гектарда эш башкарган Альмир Сәрвәров белән Рузил Сәетшин экипажы алды. Икенче урында – «Сарман»нан Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов(162 га). Өченче урында да – «Җәлил» механизаторлары – Иршат һәм Рамил Галиевләр (161 га). Төяүчеләр арасында беренчелек – «Җәлил»дән Дамир Моратовта. Икенче урын – «Нөркәй» агрофирмасыннан Илфат Йосыповта, өченче урын – «Сарман»нан Айрат Салиховта. Агрономнар арасында урыннар узган җидекөнлектәгечә калды: Рөстәм Исмәгыйлев («Нөркәй»), Рамил Шакирҗанов («Сарман»), Гөлнара Гарифуллина («Җәлил»).
Энҗимә Габдрәхимова фотолары һәм тексты.
Нет комментариев